Татарстанда 2024 елдан «Электрон мәгариф 2.0» системасы эшли башлаячак

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Татарстанда 2024 елдан «Электрон мәгариф 2.0» системасы эшли башлаячак

Татарстан Республикасында 2024 елның 1 гыйнварыннан электрон белем бирүнең яңартылган системасы - «Мәскәү электрон мәктәбе» базасындагы «Электрон белем 2.0» эшли башлаячак. Бу хакта матбугат конференциясендә республика мәгариф министры урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
«Яңартылган электрон журнал системасында укытучылар өчен шулай ук 10 отчет формасын кыскартырга планлаштырыла - автоматлаштырырга һәм опция аша мәгълүмат алырга. 100% күрсәткечкә чыгарга һәм кәгазь формасыннан китәргә планлаштырабыз», - диде Рәмис Гаптрәис улы.
Шулай ук спикер республикада педагогик хезмәткәрләрнең документ йөкләнешен киметү буенча эш дәвам итә, дип өстәде. Мониторинг нәтиҗәсендә Кама Тамагы, Минзәлә, Апас, Сарман, Әлки районнарыннан сораштырылган укытучыларның 45%тан артыгы йөкләнешнең кимүен билгеләп үтте.
Моннан тыш, Департамент җитәкчесе сүзләренә караганда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан җибәрелгән хатлар, отчетларның кимүе күзәтелә. Районнар өчен барлыгы 57 отчет формасы каралган. Үткәрелгән анализдан соң 19 форманы гамәлдән чыгардылар.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/sem-raionov-tatarstana-kazani-snizili-dokumentacionnuyu-nagruzku-ucitelei-v-2-raza-5922880

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International