Югары белем бирү системасында аккредитация мониторингы үткәрү
Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре югары белем бирү системасында аккредитация мониторингы үткәрүне оештыру буенча муниципаль координаторлар һәм җаваплы кешеләр өчен киңәшмә уздырды.
Вебинар барышында аккредитация мониторингы узу процедурасы буенча аңлатмалар бирелде, мониторинг уздыру вакытлары билгеләнде. Департамент вәкилләре күрсәткечләрне исәпләү методикасын һәм аларны акредитация мониторингы күрсәткечләре буенча белешмәләр җыю өчен мәгълүмат системасына кертү методикасын җентекләп аңлаттылар.
Тыңлаучылар барлык сорауларга да җавап алдылар.
Вебинарда 50 кеше катнашты.
Норматив документлар һәм методик тәкъдимнәр Департамент сайтында урнаштырылган: https://obrnadzor.tatarstan.ru/akkreditatsionniy-monitoring.htm