Методик ярдәм күрсәтү кысаларында 2023 елның 25 сентябрендә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы һәм Казан шәһәре мәгариф учреждениеләренә чыкты.
Уку атнасы гадәттәгечә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт әләмнәрен күтәрү һәм Дәүләт гимннарын башкару тантанасыннан башланды.
25 сентябрьдә «Россиянең сайлау системасы (Үзәк сайлау комиссиясенә 30 ел)» темасына багышланган «Мөһим турында сөйләшүләр» дәресләрендә укучылар Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Э.А.Памфилова белән бергә сайлау системасы нинди әһәмияткә ия булуын өйрәнделәр. Демократик сайлаулар принциплары, Россия Федерациясе гражданнарының конституцион хокукларына хөрмәт, сайлаучы хокукына җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру турында фикер алыштылар.