Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан "Коррупциягә каршы бергәләп!" Халыкара коррупциягә каршы социаль реклама конкурсы уздырыла.

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Май аенда "Коррупциягә каршы бергәләп!" дигән коррупциягә каршы социаль реклама халыкара яшьләр конкурсы старт алды.

Быел конкурс Коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара советы эгидасы астында оештырылды.

Конкурста катнашырга 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Аларга "Коррупциягә каршы бергә!" темасына үз идеяләрен һәм коррупциягә каршы көрәш турындагы күзаллауларын, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырган конкурс эшләрен әзерләргә тәкъдим ителә.

Эшләр 2023 елның 1 октябренә кадәр конкурсның рәсми сайтында www.anticorruption.life ике номинациядә кабул ителә - "Иң яхшы плакат" һәм "Иң яхшы видеоролик".

Халыкара конкурс уздыру кагыйдәләре Берләшкән Милләтләр Оешмасының рәсми телләрендә (рус, инглиз, гарәп, испан, кытай һәм француз) конкурсның рәсми сайтында урнаштырылган.

Традиция буенча конкурска йомгак ясау Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә (9 нчы декабрь) туры китерү планлаштырыла.

Әлеге проект коррупцияне профилактикалау мәсьәләләренә киң игътибар бирер һәм җәмгыятьтә коррупция күренешләренә тискәре мөнәсәбәт булдыруга зур өлеш кертер дип өметләнәбез.

https://epp.genproc.gov.ru/web/gprf/mass-media/news?item=87485150

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International