18 сентябрьдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин муниципаль район мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә барышында мәгариф системасының аеруча актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин үз чыгышында Татарстан Республикасында терроризмга каршы көрәш буенча Бөтенроссия укуы нәтиҗәләренә җентекләп тукталды.
Мәгариф объектларының террорчылыкка каршы саклануны тәэмин итү буенча алга таба да контроль кирәклеге турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Җәлил Мотыйгуллин сөйләде.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов үзенең чыгышында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының актуаль мәсьәләләренә җентекләп тукталды. 6 ноябрьдән Татарстан Республикасында барлык мәгариф оешмаларының, шул исәптән югары уку йортларының аккредитация мониторингы башлана. Учрежденияләргә яңа мәгълүмати системада махсус белешмәләр тутырырга туры киләчәк.
"Уңыш" һөнәри белем бирүнең профиль алды системасын үстерү концепциясе һәм "юл картасын" гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында киңәшмәдә катнашучыларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева сөйләде.
Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина ФОП кертү шартларында туган телләрне һәм әдәбиятларны өйрәнүнең үзенчәлекләре турында искәртте.