___________
Укытучыларның документлар йөкләнеше мәсьәләләре буенча кайнар линия үз эшен дәвам итә.
Кайнар линия үз эшен дәвам итә. Кертелгән чикләүләр үтәлмәгән очракта, педагоглар мөрәҗәгатьләрне Вконтакте бергәлегендә https://vk.com/obrnadzor_tatarstan һәм 8 (843) 237-76-21, 8 (843) 237-75-15 телефоннары буенча җибәрергә мөмкин.
РФ Мәгариф министрлыгы боерыгы белән укытучы тутыру өчен кирәкле исемлек биш пункт белән чикләнгән:
1) укыту предметының, уку курсының (шул исәптән дәрестән тыш эшчәнлекнең), укыту модуленең эш программасы;
2) өлгерешне исәпкә алу журналы;
3) дәрестән тыш эшчәнлек журналы (дәрестән тыш эшчәнлек алып баручы педагог хезмәткәрләр өчен);
4) тәрбия эше планы (сыйныф җитәкчесе функциясен гамәлгә ашыручы педагог хезмәткәрләр өчен);
5) укучыга характеристика (сорау буенча).