Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) укытучылар өчен методик тәкъдимнәр чыгаруны башлады, алар 2023 елгы БДИ катнашучыларының типик хаталарын анализлау нигезендә әзерләнгән.
Әлеге эш, укытучыларга, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнүдә методик ярдәм күрсәтү өчен, БДИ кампаниясе тәмамланганнан соң ел саен уздырыла.
Методик тәкъдимнәрдә 2023 елгы БДИ нәтиҗәләренә анализ, биремнәрне үтәгәндә типик хаталарны ачыклау, предметлы әзерләнү буенча тәкъдимнәр китерелгән. Шулай ук аларда 2024 елгы БДИның контроль үлчәү материалларында планлаштырылган үзгәрешләрне аңлату кертелгән.
ФИПИ сайтында рус теле, математика, физика, химия, тарих, география, җәмгыять белеме һәм рус әдәбияты буенча методик тәкъдимнәр бастырылган инде. Алар белән https://fipi.ru/ege/analiticheskie-i-metodicheskie-materialy сылтамасы аша "Аналитик һәм методик материаллар" бүлегендә танышырга мөмкин. БДИ формасында бирелә торган башка фәннәр буенча методик тәкъдимнәр бастыру якындагы көннәрдә дәвам ителәчәк.