11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры 6 сентябрьдә башланды. Өстәмә срокларда имтиханнарны төп чорда ГИА тапшыра алмаган һәм аттестат алмаган чыгарылыш укучылары бирә алачак.
Өстәмә чорда БДИда катнашуга 11 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Алар бары тик мәҗбүри предметлар: рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математика гына тапшырачак. Рус теленнән БДИ бирергә 2 288 укучы, математикадан - 10 724 кеше планлаштырыла.
Өстәмә чорда БДИ үткәрү өчен имтиханнар уздыруның 339 пункты (ППЭ) җәлеп ителәчәк, якынча 7,6 мең оештыручы, имтиханнар мониторингын 573 иҗтимагый күзәтүче тикшерәчәк.