Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов ТНВ телеканалында «Коррупциясез Татарстан» программасында катнашты.
Программада кунаклар социаль лифт темасы буенча фикер алыштылар һәм яшь вакытта социумда абруйлы урынны броньлап буламы, социаль уңыш нәрсәдән барлыкка килә, тормыш юлында нинди коррупция куркынычлары белән очрашырга мөмкин, Татарстанда сәләтле яшьләргә ярдәм итү өчен нинди дәүләт программалары эшли дигән сорауларга җаваплар бирделәр.
Татарстан Республикасы Раисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Александр Лохотской, Республика олимпиада үзәге җитәкчесе Гөлнара Исламова «Казан талантларның ачык университеты 2.0» башкарма директоры Адилә Әхмәтова, «Татарстан - мөмкинлекләр территориясе» АНО директоры Камолиддин Бобохонов программа кунаклары булдылар.
Тулырак ТНВ телеканалының «Коррупциясез Татарстан» программасының 2023 елның 4 сентябре чыгарылышында https://tnv.ru/tv-projects-item/tatarstan-bez-korrupt...