Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты профилактик визитлар үткәрә.

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты  профилактик визитлар үткәрә.


Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең белем бирү оешмаларына лицензион контроль бүлеге, мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге һәм белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең «Адымнар - белемгә һәм бердәмлеккә юл» полилингваль комплексы» ДАМУ инициативасы буенча профилактик әңгәмә оештырдылар.
Визитның максаты - мәгариф турындагы кануннарда билгеләнгән төп таләпләр буенча, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензион таләпләр буенча аңлатмалар бирү һәм мөмкин булган хокук бозуларны профилактикалау. Барлык аңлатмалар киңәш бирү характерында.
Департамент белгечләре уку планнары конструкторы белән эшләү, гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм федераль төп гомуми белем бирү программаларын кертү буенча җентекле аңлатма бирделәр, шулай ук гамәлдәге каннунар нигезендә мәктәпнең локаль актларын рәсмиләштерүгә игътибар юнәттеләр.
Профилактик визит - сезне кызыксындырган мәгариф эшчәнлеге өлкәсендәге мәсьәләләр буенча бушлай консультация алу мөмкинлеге.
Профилактик визитлар уздыру нәтиҗәләре турында белешмәләр «Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры» ФДИСка кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International