«Тикшерелгән бизнес» интернет-порталында «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы эшли
Эштәге вәзгыятьне яхшырту һәм бизнеска административ басымны киметү максатларында Татарстан Икътисад министрлыгы планлы һәм планнан тыш тикшерүләр һәм профилактик визитлар барышында контроль-күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәләре буенча республика эшмәкәрләре арасында сораштыру үткәрә.
Алынган кире элемтә инспекторның эш сәфәреннән бизнесның канәгатьлек дәрәҗәсен аңларга, тикшерү үткәргәндә контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән хокук бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Кире элемтә алуның әлеге механизмы контроль оештыруның кагыйдәләрен билгеләү максатларында контроль-күзәтчелек чараларын оештырганда эшкуарларның хокукларын яклауның кирәкле дәрәҗәсен тәэмин итәчәк.
Сорау алуны түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин: https://provbiz.ru/interview