2024 елгы БДИ һәм ТДИ контроль үлчәү материаллары проектлары басылып чыкты

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үз сайтында 2024 елда бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) һәм төп дәүләт имтиханының (ТДИ) контроль үлчәү материаллары структурасын һәм эчтәлеген билгели торган документлар проектларын бастырды.

 

КИМдагы барлык үзгәрешләр, шул исәптән яңа биремнәрне кертүгә имтихан модельләренең эшчәнлек өлешен көчәйтүгә юнәлтелгән: төрле мәгълүматны анализлау күнекмәләрен куллану, гамәли бурычларны чишү, аңлатма бирү, аргументация. Бәяләү системасын корректировкалау конкрет биремнәрнең һәм тулаем имтихан эшенең дифференциацияләү сәләтен арттырырга тиеш.

 

Үзгәрешләр кертелүе турындагы мәгълүмат белән Рособрнадзорның рәсми сайтында тулырак танышырга мөмкин:

 

https://obrnadzor.gov.ru/news/opublikovany-proekty-kontrolnyh-izmeritelnyh-materialov-oge-2024-goda/;

 

- https://obrnadzor.gov.ru/news/opublikovany-proekty-kontrolnyh-izmeritelnyh-materialov-ege-2024-goda/.

 

ФИПИ бастырылган материаллар буенча иҗтимагый фикер алышугаә чакыра. Сорауларны һәм тәкъдимнәрне fipi@fipi.ru адресына 2023 елның 30 сентябренә кадәр җибәрергә мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International