Россия мәктәпләрендә бердәм дәүләт дәреслекләренә күчү биш ел дәвамында узачак, дип хәбәр итте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Бердәм дәреслекләр, белем бирүнең сыйфатын һәм бердәмлеген тәэмин итү өчен, планлы рәвештә эшләнә. Алар 2025 ел ахырына кадәр әзерләнәчәк, ә тулы күчеш якындагы биш елда булачак. Яңа канун нигезендә, дәреслекләргә хокуклар дәүләтнеке булачак.
10-11 сыйныфлар өчен Россия тарихы һәм гомуми тарих буенча яңа дәреслек эшләнгән инде. 11 сыйныф өчен дәреслекне илнең барлык мәктәпләренә 1 сентябрьгә кадәр тапшырачаклар.