Бүген Балык Бистәсе районында август киңәшмәсе узды.
Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов Балык Бистәсе районында август киңәшмәсендә катнашты. Утырышта мәгариф өлкәсендә актуаль мәсьәләләр, уңышлар һәм проблемалар, белем бирү хезмәтләренең сыйфатын күтәрү чаралары турында фикер алыштылар, киләсе уку елына бурычлар билгеләделәр.
Конференция кысаларында гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.
https://rsloboda-rt.ru/news/obschestvo-i-myi/v-rybno-slobodskom-raione-proslo-avustovskoe-soveshhanie-rabotnikov-obrazovaniia-raiona материаллары буенча