Бүген мәгариф мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә “кайнар линия” телефон элемтәсе эше оештырылды.

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Бүген мәгариф мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә “кайнар линия” телефон элемтәсе эше оештырылды.

 

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Николаевна Захарова кайнар линия эшендә катнашты. Татарстанлылар балалар бакчаларына кабул итү тәртибе, 1 нче сыйныфка керү һәм башка мәктәпкә күчерү, көллияткә керү, балаларның бушлай кайнар туклануын оештыру буенча социаль ташламалар билгеләү, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү, ә төгәлрәк аларны укыту һәм тьюторлыкны оештыру белән кызыксынды.

 

Бүген 50 ләп татарстанлы ярдәм һәм консультация сорап мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International