ДЙАның өстәмә периодында катнашу өчен гаризалар бирү турында
Дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чорында (ДЙА) катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Ул ДЙАның төп чорында имтихан үтмәгән, мәҗбүри уку предметлары буенча канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләр алган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен каралган.
2023 елгы БДИның өстәмә чорында рус теленнән 6 сентябрьдә, база дәрәҗәсендәге математикадан 12 сентябрьдә имтихан уздыру каралган. Рус теле һәм математикадан имтиханнар уздыру өчен резерв көн - 19 сентябрь.
Төп дәүләт имтиханының өстәмә чорында математиканы – 4 сентябрьдә, рус телен - 7 сентябрьдә, тарих, биология, физика, география фәннәрен - 12 сентябрьдә, җәмгыять белемен, химияне, информатиканы, рус әдәбиятын һәм чит телләрне 15 сентябрьдә тапшырырга мөмкин булачак. 19-23 сентябрь көннәрендә расписание буенча барлык уку предметларын тапшыру өчен резерв көн каралган.
ДЙАда катнашуга гариза өстәмә период башланганчы ике атнадан да соңга калмыйча Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары билгеләгән теркәлү урынына тапшырыла. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары укыту урыны буенча гариза бирә ала.
ДЙАда катнашучы гаризада билгеле бер сәбәпләр аркасында төп чорда тапшыра алмаган уку предметларын күрсәтергә тиеш.
ДЙАда катнашу турында гаризалар чыгарылыш укучыларының шәхесен раслаучы документлар белән яисә аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) аша бирелә. ДЙАда катнашуга гаризаны биргәндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар психология-медицина-педагогия комиссиясе (ПМПК) тәкъдимнәренең төп нөсхәсен яки тиешле рәвештә расланган күчермәсен, ә инвалидлар һәм инвалид балалар - оригинал яки тиешенчә расланган инвалидлык белешмәсен, шулай ук, ПМПК киңәшләрен күрсәтергә тиеш.
Имтиханнарны уңышлы тапшырганда ДЙАның өстәмә чорында катнашучылар, буш урыннар булганда, 25 ноябрьгә кадәр абитуриентлар кабул итүне дәвам итә торган колледжларның студентлары булырга мөмкин.
2023 елның 1 сентябреннән гамәлгә керә торган ДЙА-9ның яңа тәртибе буенча сентябрьдә сайланган фәннәр буенча сентябрь срокларында ДЙА-9ны тапшыра алмаган катнашучыларга киләсе елда ДЙА-9ны кабат тапшыру өчен сайлау буенча уку предметларын үзгәртү хокукы бирелә.