Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты мәҗбүри профилактик визитлар үткәрә.

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Бүген Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының хокукый җайга салу бүлеге, контроль-күзәтчелек идарәсенең белем бирү оешмаларына лицензион контроль бүлеге, белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге һәм  мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп профильле лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе эшчәнлегенә кагылышлы профилактик әңгәмә формасында мәҗбүри профилактик визит үткәрделәр.
Визитның максаты - мәгариф турындагы кануннарда билгеләнгән төп таләпләр буенча аңлатмалар бирү, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензион таләпләр буенча һәм мөмкин булган хокук бозуларны күрсәтү. Барлык аңлатмалар киңәш бирү характерында.
Профилактик визит - сезне кызыксындырган мәгариф эшчәнлеге өлкәсендәге мәсьәләләр буенча бушлай консультация алу мөмкинлеге.
Профилактик визитлар уздыру нәтиҗәләре турында белешмәләр «Бердәм контроль реестры» ФДИСка кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International