Департамент профилактик визитлар үткәрә.

2023 елның 21 июле, җомга

Департамент профилактик визитлар үткәрә.

 

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең белем бирү оешмаларына лицензион контроль бүлеге һәм мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 2023 елның 20-21 июлендә контрольдә тотыла торган затларга карата видео-конференц-элемтә кулланып профилактик визитлар үткәрелде: «Аст контроль» ҖЧҖ, «Өзлексез өстәмә һөнәри белем академиясе» ҖЧҖ, «ИНТЕГРАЛЬ ТРЕНИНГ ИНСТИТУТЫ» ҖЧҖ. Контрольдә тотыла торган «Синең үсеш ноктасы» ҖЧҖ карата мәҗбүри профилактик визит оешманың эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик әңгәмә формасында үткәрелде.

Профилактика визитларын уздыруның максаты булып мәгариф турындагы кануннарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары турында, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензион таләпләрне үтәү турында; контроль-күзәтчелек объектына карата иминлек категориясенә кертеп үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында мәгълүмат бирү, контрольдә тотыла торган затларга консультация бирү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International