Департамент мәгълүмати вебинар оештырды.

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты район мәгариф бүлеге җитәкчеләренең укыту эшләре буенча урынбасарлары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм урынбасарлары өчен вебинар оештырды.
Вебинарда ФООПка күчү тәртибе буенча доклад белән министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов чыгыш ясады; контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең белем бирү сыйфатын дәүләт контроле бүлеге әйдәүче белгече (КНД) Л.Н. Мөхәммәтшина «гомуми белем бирүнең бердәм эчтәлеге» сайтындагы уку планнарының конструкторы белән эшләүне аңлатты; ФООП кертү турында Департамент җитәкчесе урынбасары С.Н. Захарова сөйләде; белем бирү турында документлар бирү тәртибе турында КНД идарәсе башлыгы Г.В. Сәмигуллина искәртеп узды.
Департамент белгечләре 1 сыйныфка икенче этапта һәм 10 сыйныфка кабул итү буенча сорауларга җаваплар да бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International