Иҗтимагый күзәтүчеләр имтиханнар уздыруның барышын онлайн күзәтәләр.

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы чыгарылыш укучылары 83 пунктта имтиханнар бирүне дәвам итәләр. Әлеге пунктларда 1190 аудитория видеокүзәтү камералары белән җиһазланган. 

Видеоязма - БДИ уздыруның объективлыгын арттыру чараларының берсе. Аның ярдәмендә аудиторияләрдәге процессны объектив контрольдә тотарга, БДИ оештыручылары һәм катнашучылары гамәлләренең дөреслеген билгеләргә мөмкин

Аудиторияләрдә камералар БДИ катнашучылары, имтихан материалларын, бастыру, сканерлау һәм җыю урыны күренерлек итеп урнашкан. Өстәвенә, цифрлы җайланмаларга бланктагы язулар һәм җаваплар эләкми. БДИ катнашучыларының шәхси мәгълүматлары да сер булып кала. "Ростелеком" видеокүзәтү системасы максималь объективлыкны тәэмин итә һәм БДИны ачык итү процессын башкара.

Быелгы бердәм дәүләт имтиханының беренче көннәреннән үк онлайн күзәтү өчен ситуацион үзәк 4 уку йорты базасында урнашты:

- «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү учреждениесе; 

- «А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ» югары белем бирү учреждениесе;

- «Тисби» идарә университеты» югары белем бирү учреждениесе;

- Казан педагогика көллияте.

Имтиханнар вакытында 270 күзәтүче катнаша. Аларның бурычы - «Смотри ЕГЭ» порталында туры эфирда имтихан барышын күзәтү. Һәркем имтиханны билгеле алты аудиториядә уздыруның барышын күзәтә, тәртип бозуга шикләр барлыкка килгәндә порталда мәгълүматны терки.

Онлайн күзәтү бары тик аккредитацияләнгән иҗтимагый күзәтүчеләр тарафыннан гына башкарыла, алар СИЦ базасында һәм smotriege.ru порталында дистанцион укулар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International