30 майда җәмгыять белеме, информатика һәм ИКТ (КОГЭ), география, химия буенча төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) формасында төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.
30 майда ОГЭда 9 сыйныфны тәмамлаучы 31 442 кеше катнашты (шуларның химия буенча – 2752, география буенча – 8769, җәмгыять белеме буенча – 6938, информатика һәм ИКТ (КОГЭ) буенча - 12983), шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 77 бала. Алар өчен аерым махсус аудитория әзерләнә, имтихан дәвамлылыгы 1,5 сәгатькә озынайтыла.
Җәмгыять белеме, информатика һәм ИКТ (КОГЭ), география, химия буенча ОГЭ 30 майда 165 ППЭДА үткәрелде, шуларның 13 ППЭ медицина күрсәтмәләре буенча өйдә оештырылды.
ГВЭ формасында имтиханны 23 чыгарылыш укучысы тапшырды (барысы да 23е җәмгыять белеме буенча).
ГВЭ 6 ППЭда үткәрелә, шуларның 1 ППЭ медицина күрсәтмәләре буенча өйдә оештырыла.
Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана.
Информатика һәм ИКТ (КОГЭ), география буенча ОГЭ дәвамлылыгы 2 сәгать 30 минут (150 минут), җәмгыять белеме һәм химия буенча 3 сәгать (180 минут) тәшкил итә.
Химия, география, информатика һәм ИКТ буенча ГВЭ дәвамлылыгы 2 сәгать 30 минут (150 минут), җәмгыять белеме буенча 3 сәгать (180 минут) тәшкил итә.
Имтихан материалларын ППЭга китерү Татарстан Республикасында махсуслаштырылган оешма - Татарстан Республикасының инкассация идарәсе (РОСИНКАС) тарафыннан башкарыла.
ППЭ аудиторияләрендә офлайн-видеокүзәтү оештырыла.
ППЭда ОГЭ үткәрүне 239 җәмәгать күзәтүчесе күзәтәчәк.
Төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслау өчен ОГЭ катнашучысына химия буенча 10 балл, географиядән 12 балл, информатика һәм ИКТ буенча 5 балл, җәмгыять белеме буенча 7 балл җыярга кирәк.