2023 елның 1 сентябреннән яңартылган аккредитация күрсәткечләре кулланылачак
Төп гомуми белем бирү программалары - башлангыч гомуми белем бирү, төп гомуми белем һәм урта гомуми белем бирү программалары, шулай ук урта һөнәри белем бирү программалары буенча аккредитация күрсәткечләре, аларны исәпләү һәм куллану методикасы расланды (Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2023 елның 14 апреленнән № 271, № 272 боерыклары).