19 майда ТР Апас муниципаль районы мәгариф оешмаларына профилактик визитлар һәм белем бирү оешмаларыҗитәкчеләре белән мәгълүмати семинар үткәрелде

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе белгечләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре инициативасы белән, Апас районында түбәндәге учреждениеләргә карата профилактик визитлар үткәрде:

- «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ;

- «Каратун балалар бакчасы «Гөлчәчәк» МББМУ;

- «Апас аграр көллияте» ДАҺБУ; 

- Апас «Балалар иҗат үзәге «Сәләт».

Әңгәмә вакытында Департамент белгечләре контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында, иминлек категориясенә кертүдән чыгып, мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары турында сөйләделәр.

Апрель-май көннәрендә Департамент тарафыннан Апас районы мәгариф учреждениеләренең «Интернет» челтәрендәге рәсми сайтларында урнаштырылган мәгълүматка карата мәҗбүри таләпләрнең (куркынычсызлыкны мониторинглауның) үтәлешен күзәтү үткәрелде. 

Иминлек мониторингын үткәрү барышында 20 гомуми белем бирү һәм 25 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары сайтлары өйрәнелде, ачыкланган хокук бозулар буенча кисәтүләр игълан ителде.

2023 елның 19 маенда ТР Апас муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары директорлары, директорлар урынбасарлары һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен мәгълүмати семинар үткәрелде.

Киңәшмәдә Департамент контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Г.В.Сәмигуллина, Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе белгечләре катнашты.

Мәгълүмати семинар барышында мәгариф оешмалары җитәкчеләренә мәгариф өлкәсендәге кануннарның мәҗбүри таләпләрен үтәү буенча аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International