2023 елның 19 маенда «Белем бирү сыйфатын мониторинглауның республика үзәге» ДБУ базасында 2023 елда 9-11 сыйныфларны тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә әзерлек буенча муниципаль координаторлар өчен семинар узды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З.Закирова, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары С.Н.Захарова, Л.И. Саубанова, гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы, министрлык һәм РЦОИ белгечләре катнашты.
Тыңлаучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру чорында бәяләүнең объективлыгы һәм типик хокук бозу критерийлары, шулай ук сыйфатлы онлайн видеокүзәтү белән тәэмин итү буенча аңлатмалар бирелде. Светлана Николаевна имтиханнар үткәргәндә штаттан тыш хәлләргә юл куймас өчен, хокук саклау органнары һәм энергия белән тәэмин итү оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Шулай ук ул имтиханнар мониторингын оештыру һәм хокук бозуларга бәйле мәсьәләләргә җентекләп тукталды
.