Казан мәктәпләре директорлары белән киңәшмә.

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Казан мәктәпләре директорлары белән киңәшмә.

Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы Казан шәһәре мәктәпләренең директорлары киңәшмәсендә катнашты.

Үзенең докладында Рәмис Гаптрәис улы уку планнары белән эшләү, федераль белем бирү программаларын кертү турында сөйләде, мәгариф турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр буенча аңлатма бирде. Киңәшмәдә шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, учреждениеләрнең Сферум платформасында эшен анализладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International