Департамент ГЭК әгъзалары өчен киңәшмә үткәрде

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Департамент ГЭК әгъзалары өчен киңәшмә үткәрде

 

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре Казан һәм Чаллы мәгариф идарәсенең муниципаль органнары белән берлектә ТДИ һәм БДИ контроль функцияләре булган ГЭК әгъзалары өчен зоналар буенча киңәшмә уздырды.

ГЭК әгъзаларын 2023 елгы норматив хокукый документлар һәм инструктив методик материаллар, ДЙА уздыру үзенчәлекләре, имтиханнар үткәргәндә очрый торган типик тәртип бозулар белән таныштырдылар.

Киңәшмә ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

Киңәшмә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт боерыклары белән расланган төп гомуми һәм урта гомуми белемнең белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибе нигезендә 2023 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү вакытында хокук бозуларны булдырмау максатларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International