Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында “Бердәм Россия” көнен” уздыруда катнаштылар.

2023 елның 12 мае, җомга

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында “Бердәм Россия” көнен” уздыруда катнаштылар. 

 2023 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашында “Бердәм Россия” көне” региональ проекты һәм “Яңа мәктәп” федераль проекты чаралары узды.

Чараларда мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре катнашты һәм Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының директорлары, директорлар урынбасарлары белән семинар-киңәшмә уздырды.

Семинар-киңәшмә барышында Әлки муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән түбәндәге мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде:

• мәгариф өлкәсендәге законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәү;

• гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм федераль төп гомуми белем бирү программаларын кертү; 

• Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзорның 2022-2023 уку елына бәяләү процедуралары графигын төзү буенча тәкъдимнәренең төп нигезләмәләрен үтәү;

• Бөтенроссия тикшерү эшләрен объектив үткәрү;

• өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча эшчәнлекне оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International