Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ВКСында районнарның мәгариф бүлеге җитәкчеләре өчен чыгыш ясады. Үзенең докладында ул районнар буенча куркынычсызлык мониторингы нәтиҗәләре турында әйтте, төп җитешсезлекләрне күрсәтте, ФДИС "Минем мәктәпкә" тоташу һәм Сферумда эшләү нәтиҗәләрен гомумиләштерде.