Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Казан шәһәре мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре инициативасы буенча профилактик визитлар үткәрә.

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

17-20 апрельдә Казан шәһәренең дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең мөрәҗәгате нигезендә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе белгечләре түбәндәге учреждениеләргә карата профилактик визитлар үткәрде:

- «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1 нче Казан мәктәп-интернаты» ДБМУ; 

- «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казанның 4 нче мәктәп-интернаты» ДБМУ;

- «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 7 нче Казан мәктәп-интернаты» ДБМУ;

- «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казанның 76 нчы мәктәбе» ДБМУ;

- «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 142 номерлы Казан мәктәбе» ДБМУ;

- «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е.Г. Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернаты» ДБМУ.

Әңгәмә вакытында Департамент белгечләре контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы, куркынычсызлык категориясенә кертелүдән чыгып мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары турында сөйләделәр.

Моннан тыш, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International