Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе белгечләре 24 апрельдә Чүпрәле муниципаль районы түбәндәге белем бирү оешмаларына карата профилактик визитлар үткәрделәр:

- «Кояшкай» беренче номерлы Иске Чүпрәле балалар бакчасы» МБМББУ,

- «Әкият» икенче номерлы Иске Чүпрәле балалар бакчасы» МБМББУ,

- «Иске Чүпрәле 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе» МБГББУ,

- «Шланга гомуми урта белем бирү мәктәбе» МБГББУ 

Әңгәмә вакытында Департамент белгечләре мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары, контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында сөйләделәр.

Эчке һәм тышкы бәяләү процедураларын, шул исәптән Бөтенроссия тикшерү эшләрен, дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның объективлыгын тәэмин итү буенча адреслы тәкъдимнәр биределәр.

Семинар барышында мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән белем бирү эшчәнлеген башкарганда мәҗбүри таләпләрнең (иминлек мониторингының) үтәлешен күзәтү нәтиҗәләре тикшерелде, ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International