Татарстан Республикасында дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында 18 һәм 19 апрельдә ситуацион-мәгълүмат үзәге (СИЦ) эшен оештыру өчен онлайн-күзәтүчеләр укытылды.
СИЦ бурычы - онлайн режимда «smotriege.ru» порталында дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең билгеләнгән тәртибе үтәлешен видеокүзәтү. Җәмәгать күзәтүенең төп максаты - бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренең объективлыгын һәм ачыклыгын тәэмин итү.
Быел ситуацион үзәк дүрт мәгариф учреждениесе базасында оештырылачак: Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ), Казан педагогика көллияте, «ТИСБИ» идарә университеты һәм Белем бирү сыйфатын мониторинглауның республика үзәге.
Укуларны 280 студент узды, бу, 2022 ел белән чагыштырганда, 9 % һәм 2021 ел белән чагыштырганда 36 % күбрәк.
Укыту кысаларында тыңлаучылар 2023 елда ГИА уздыру процедурасы һәм җәмәгать күзәтүен гамәлгә ашыру буенча методик тәкъдимнәр белән таныштылар, уку нәтиҗәләре буенча студентлар йомгаклау тесты узачак.
Уку кысаларында ГИА-2022 дә катнашкан онлайн-күзәтүчеләр чыгыш ясады. Уку азагында иң яхшы онлайн-күзәтүчеләрне бүләкләү булды, анда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова һәм департаментның әйдәп баручы белгече Рудина Нигъмәтуллина катнашты. Студентларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәхмәт хатлары тапшырылды. Светлана Захарова 2022 елда СИЦның уңай эшен билгеләп үтте һәм онлайн-күзәтүчеләргә Татарстан Республикасы территориясендә сыйфатлы мониторинг уздырган өчен рәхмәт белдерде.
БДИ күзәтүчеләре сайты www.smotriege.ru.