Югары Ослан муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләренең мөрәҗәгатьләре нигезендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе белгечләре 17-18 апрель көннәрендә мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри, шул исәптән мәгариф эшчәнлегенә лицензион һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларында билгеләнгән таләпләрне бозуларны профилактикалау һәм гомуми белем бирү оешмаларына карата аккредитация күрсәткечләрен үтәүгә таләпләр буенча түбәндәге оешмаларга профилактик визитлар үткәрде:
- «Н.Ш.Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясе» МБГБУ
- «Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Исаев исемендәге Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ;
- «Яр буе Морквашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ;
- «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ.
Әңгәмә вакытында Департамент белгечләре контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге, интенсивлыгы һәм билгеләнгән куркынычсызлык категориясе буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары турында сөйләделәр.