Департамент акча җыю фактын туктатты.

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Департаментка Казан шәһәре лицее укучысының ата-анасы мөрәҗәгать итте. Ата-ана үз мөрәҗәгатендә хәбәр иткәнчә, сыйныф җитәкчесе, лицейда тиешле персонал булуга карамастан, сыйныфны җыештыру өчен акча күчерергә мәҗбүр итә. 

Департамент хезмәткәрләре сыйныф җитәкчесенең сыйныфны җыештыру өчен акча түләргә мәҗбүр итү фактын тикшерделәр. 

Директор мәгълүматы буенча, сыйныф бүлмәләре җыештыручылар тарафыннан җыештырыла, әмма ата-аналар җыелышында бу класста генераль җыештыруны чиратлап үткәрергә хәл иткәннәр. Ачыкланган хокук бозулар буенча сыйныф җитәкчесе дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Директорга акча җыюны тыю өчен ата-аналар комитетлары һәм педагогик коллектив белән аңлату эшләре үткәрергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International