Департамент мәгълүмати вебинар үткәрде

2023 елның 31 марты, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елның 12 декабрендәге 131/23-Д номерлы боерыгы нигезендә 2023 елның 31 мартында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкчеләренең урынбасарлары өчен мәгълүмати вебинар үткәрелде.

Очрашу кысаларында урта һөнәри белем бирү өлкәсендәге кануннарның төп үзгәрешләренә күзәтү ясалды, урта һөнәри белем бирү сыйфатын бәяләү системасы эшчәнлеге үзенчәлекләре каралды, оешмалар сайтларына мәгълүмат урнаштырганда канун таләпләренең үтәлешен мониторинглау йомгаклары ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International