Бүген Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы белән киңәшмә узды. Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов республиканың мәгариф учреждениеләрендә спорт эшчәнлеген оештырганда коррупция куркынычларын минимальләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашты.