2022 елның 9 декабреннән 29 декабренә кадәр Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә «Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!» дигән төбәк акциясе уза.

2022 елның 23 декабре, җомга

2022 елның 9 декабреннән 29 декабренә кадәр Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә «Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!» дигән төбәк акциясе уза. Бу атнада ул Әлки, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Ютазы районнарында һәм Казанда узды. 
Һәр муниципалитет әлеге акцияне уздыру датасын мөстәкыйль рәвештә сайлый. 
Акция эшлекле уен формасында уза, анда киләсе елда имтиханнар бирергә тиеш булган укучылар аудиториядән тыш оештыручылар, аудиториядә оештыручылар, иҗтимагый күзәтүчеләр, техник белгечләрнең ярдәмчеләре булып катнаша, һәм имтихан процессын "читтән" карый алалар. Ә тагын контроль үлчәү материаллары ничек чыгарылганын, имтихан эшләре сканер аша җибәрелгәнен, кемнең дә булса нәтиҗәгә бернинди йогынты ясамавын күрергә. 
Акциянең катнашучылар өчен белем бирү потенциалы да бар, алар 2023 елда БДИ һәм ТДИ тапшырачак. Акциядә катнашучылар математика буенча имтихан эшләрен демоверсияләрен чишү мөмкинлеге алды, шул исәптән 11 нче сыйныф укучылары база һәм профильле дәрәҗәдәге математика имтиханында үз көчләрен сынап карыйлар. Әлбәттә инде, Акция нәтиҗәләре буенча хаталар укытучылар белән тикшереләчәк, узылган материалларны тагын бер кат искә төшерү, җибәрелгән хаталарны ачыклап, шулай ук имтиханга кадәр кабатларга кирәк булачак.

Республиканың башка гомуми белем бирү оешмаларында акция ничек узганын Вконтакте социаль челтәрендә карарга мөмкин #образованиетатарстан #ГИА2023 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2023 #готовимсявместерт #готовимсякГИА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International