Татарстанда мәгариф учреждениеләренең социаль челтәрләрен алып бару өчен җаваплы хезмәткәрләр өчен «Дәүләт пабликлары. Мәгариф» семинары уза.

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда мәгариф учреждениеләренең социаль челтәрләрен алып бару өчен җаваплы хезмәткәрләр өчен «Дәүләт пабликлары. Мәгариф» семинары уза.
Татарстанның 1414 мәктәбеннән «Дәүләт пабликлары» системасына 90% тоташтырылган. Калганнары якын арада тоташтырылачак, бу хакта үз чыгышында министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов хәбәр итте. 
Семинар кысаларында катнашучылар массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә гражданнар белән үзара хезмәттәшлек, контент-план төзү, шулай ук социаль челтәрләрне алып баруның база кагыйдәләре буенча укулар узды. 
Социаль челтәрләр бүген күпләр өчен төп мәгълүмат чыганагы булып тора, шуңа күрә мәгариф учреждениеләре өчен бу мәйданчыкларда эшләү көннән-көн мөһимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International