Традицион рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы сәясәткә йомгак ясый.

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Традицион рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы сәясәткә йомгак ясый.
2022 елның 22 ноябрендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Евгений Евгеньевич Семченко, Татарстан Республикасы Президенты Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, муниципаль мәгариф органнары башлыклары һәм гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында узган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең уртак утырышында нәкъ менә бу тема фикер алышу предметы булды.
Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов үз докладында түбәндәгеләргә анализ ясады:
- гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау,
- мәгариф оешмаларында мәнфәгатьләр конфликты турында законнарны үтәү мониторингы,
- шәхси белем бирү оешмалары тарафыннан дәүләт контрактлары үтәлешенә контроль барышында ведомствоара хезмәттәшлек тәҗрибәсе һәм башка мәсьәләләр, шулай ук мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы тору механизмнары.
2022 елда иң уңышлы ведомствоара проектларның берсе булып, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы ярдәме белән балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә кабул итү оештырыла һәм беренче тапкыр дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталлары функционалыннан файдаланып гаризалар кабул итү проекты гамәлгә ашырыла.  Әлеге проект кысаларында 50 меңнән артык гариза эшкәртелде.
Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган заманча проектлар турында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Бәдертдин кызы Шрша, мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы әхлакый-хокукый мәдәниятне формалаштыру мәсьәләләрендә, педагогик хезмәткәрләр өчен квалификацияне күтәрү курсларын оештыру практикасы буенча “Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты” өстәмә профессиональ белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе ректоры Людмила Николаевна Нугуманова, коррупциягә каршы тору механизмының берсе буларак цифрлы технологияләр турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы, җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы профессоры, юридик фәннәр докторы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының (ИЭУП) беренче проректоры Игорь Измаил улы Бикеев чыгыш ясады.
“Җаваплы гражданлык үзаңын формалаштыру эше, мәгариф системасында коррупция куркынычларын профилактикалау, мәгариф мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның барысы өчен дә системаның ачыклыгы – коррупциягә каршы көрәшнең бөтен системасының нигезе”, - дип билгеләп үтте Е.Е.Семченко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International