Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында халыкара катнашында уза торган «Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

2022 елның 18 ноябре, җомга

Конференция «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды.
Конференция, гадәттәгечә, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә илебезнең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәрен, граждан җәмгыяте институтлары, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен җыя.
Тулырак: https://ieml.ru/enlightenment/dialektika/.
Трансляция: https://www.youtube.com/watch?v=1MHrv1nr25I

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International