Департамент ТР гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен федераль дәүләт мәгариф стандартлары таләпләре нигезендә белем бирү процессын оештыруның үзенчәлекләре буенча мәгълүмати вебинар үткәрде

2022 елның 28 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабрендәге 3091/21-Д номерлы боерыгы нигезендә 2022 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә белем бирү процессын оештыру үзенчәлекләре буенча мәгълүмати вебинар үткәрелде.
Очрашу кысасында «Мөһим турында сөйләшүләр» проектын гамәлгә ашыру, индивидуаль укыту планын эшләү, бәхетсезлек очракларын тикшерү буенча канун таләпләре, электрон мәгълүмат-белем бирү тирәлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Вебинар материаллары видеохостинг https://www.youtube.com/watch?v=bn1UaBr5yrk мәйданчыгында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International