Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

26 октябрьдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде.

 

Киңәшмә барышында мәгариф системасының аеруча актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов, агымдагы уку елында урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм 1-11 сыйныфлар укучылары өчен чиктән тыш эшчәнлек кысаларында патриотик, әхлакый һәм экология юнәлешендәге «Мөһим турында сөйләшүләр» дәресләрен уздыруның үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.

 

Ул Департамент хезмәткәрләре тарафыннан гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең тикшерү нәтиҗәләренә җентекләп тукталды. Моннан тыш, белем бирү учреждениеләренең рәсми сайтларында агымдагы 2022-2023 уку елына бәяләү процедураларының графикларын үз вакытында урнаштыру турында искә төшерде һәм укытучыларның документлар йөкләнешен мониторинглау буенча җентекле аңлатма бирде.

 

Исегезгә төшерәбез, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында укытучыларның документлар йөкләмәсе мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды, мөрәҗәгатьләр Вконтакте https://vk.com/obrnadzor_tatarstan һәм 8 (843) 237-76-21, 8 (843) 237-75-15 телефоннары аша кабул ителәчәк.

 

"Рособрнадзор һәм РФ Мәгариф министрлыгы төбәкләрдән кабул ителгән һәм гамәлгә кергән карарларның һәр конкрет мәктәптә ничек башкарылуы турында кире элемтә алу белән кызыксыналар, - дип ассызыклады ул. Шунысы мөһим, алар тормышка ашсыннар, һәм безнең укытучылар, чыннан да, төрле планнар һәм отчетлар тутыруга түгел, ә балалар белән эшләүгә һәм иҗади эшләргә күбрәк вакыт бирә алсыннар иде».

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International