Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты укытучыларның документлар йөкләнеше мәсьәләләре буенча кайнар линия ачты. Әлеге кайнар линиягә педагоглар хокуклары бозылган очракта мөрәҗәгать итә ала.
2022 елның 1 сентябреннән үз көченә кергән "Россия Федерациясендә мәгариф турында" канунына кабул ителгән төзәтмәләр укытучыларның Россия Мәгариф министрлыгы раслаган исемлектән тыш отчетлар әзерләргә тиеш түгел, ә электрон документ әйләнеше кәгазь рәвештә кабатланырга тиеш түгел, дип билгели. РФ Мәгариф министрлыгы боерыгы белән укытучы тутыру өчен кирәкле исемлек биш пункт белән чикләнгән:
1) укыту предметының, уку курсының (шул исәптән дәрестән тыш эшчәнлекнең), укыту модуленең эш программасы;
2) өлгерешне исәпкә алу журналы;
3) дәрестән тыш эшчәнлек журналы (дәрестән тыш эшчәнлек алып баручы педагог хезмәткәрләр өчен);
4) тәрбия эше планы (сыйныф җитәкчесе функциясен гамәлгә ашыручы педагог хезмәткәрләр өчен);
5) укучыга характеристика (соралган очракта).
Мәктәпләрдә калган документларны алып бару башка административ хезмәткәрләргә йөкләнергә тиеш. Укытучыга тутыру өчен өстәмә документларны кертү төбәк дәрәҗәсендә бары тик Россия Мәгариф министрлыгы раславы аша гына мөмкин.
"Рособрнадзор һәм РФ мәгариф министрлыгы кире элемтә алу, кабул ителгән һәм гамәлгә кергән карарларның һәр конкрет мәктәптә ничек үтәлүе белән кызыксыналар. Аларның тормышка ашырылуы мөһим, һәм безнең укытучылар чыннан да балалар белән эшләүгә һәм иҗади эшчәнлеккә күбрәк вакыт бирә алсын иде, ә төрле планнар һәм отчетлар тутыруга түгел", - дип белдерде Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында кайнар линия ачылды, мөрәҗәгатьләр Вконтакте https://vk.com/obrnadzor_tatarstan һәм 8 (843) 237-76-21, 8 (843) 237-75-15 телефоннары аша кабул ителәчәк.