ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Буа муниципаль районының бер мәктәбендә укучы педагогик хезмәткәрләрнең гамәлләренең законлыгы турында мөрәҗәгать итте.
Департамент тикшерү үткәрде. Мөрәҗәгатьтәге фактлар расланды.
Комиссия эше барышында педагог ягыннан хокуксыз гамәлләр кылынуы ачыкланды. Педагог үз гаебен таныды, баланың ата-анасы белән укытучы арасындагы мөнәсәбәтләр торгызылды.
Физик культура һәм технология укытучысы, директор дисциплинар җаваплылыкка тартылды, шулай ук педагогик состав арасында мондый хокук бозуларга юл куймау турында кисәтү игълан ителде.
Департаментта өстәмә рәвештә әңгәмә үткәрелде