Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан профилактик визитлар үткәрелде.

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 26 - 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан профилактик әңгәмә формасында профилактик визитлар үткәрелде:

- Чаллы шәһәре «14 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә;

- «Адымнар-Чаллы» 59 номерлы полилингваль гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә;

- Казан шәһәренең Киров районы «188 нче күппрофильле лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә;

- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә;

- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Новый поселогы гомуми урта белем бирү мәктәбендә».

Әңгәмә барышында департамент белгечләре консультация һәм мәгариф өлкәсендә гамәлдәге закон кысаларында мәҗбүри таләпләр буенча аңлатма, шулай ук белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда туган сорауларга җавап бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, профилактик чаралар уздыруның төп максатларының берсе – белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затлар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International