2022 елгы чыгарылыш укучылары өчен 18 апрельдә "БДИ — ул про100!" онлайн-марафоны старт ала.

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елгы чыгарылыш укучылары өчен 18 апрельдә "БДИ — ул про100!" онлайн-марафоны старт ала. Трансляцияләр Рособрнадзорның рәсми аккаунтларында узачак:

ВКонтакте https://vk.com/rosobrnadzor 

ОК: https://ok.ru/rosobrnadzor

Яндекс.Дзен: https://zen.yandex.ru/rosobrnadzor

Rutube https://rutube.ru/channel/25110944/

Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чорына санаулы көннәр кала һәм аларны максималь нәтиҗәле файдаланырга кирәк. БДИ биремнәрен аңларга, имтиханнар вакытында әзерлек стратегиясен нәтиҗәлерәк төзергә һәм эш итергә ярдәм итү максатыннан Рособрнадзор икенче тапкыр «БДИ - ул про100!» марафонын уздыра. 
Видеоочрашуларда катнашучылар өчен онлайн-аралашу функциясе кулланылачак.  "БДИ - ул про100!" онлайн-марафоны – кагыйдәләрне ятлау һәм кабатлау кебек күңелсез түгел. Әлеге очрашулар - диалог, анда үзен кызыксындырган сорауларны теләсә кайсы катнашучы бирә алачак. Марафонның төп максаты - БДИ тапшыруга ничек дөрес әзерләнергә, кыенлыклардан курыкмаска һәм үз-үзеңә ышанырга өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International