Казанда балалар ИТ-паркы ачылды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Казанның ИТ-паркы мәйданчыгында балалар өчен ИТ-паркы ачылды. ИТ-парк - ул уникаль мәгариф мәйданчыгы, анда балалар югары технологияләр өлкәсендә, робот техникасыннан һәм прототиплаштырудан башлап цифрлы медиа һәм эшкуарлыкка кадәр белем ала алачак. Мәйданчыкны ачу югары кунаклар катнашында узды: ИТ-парк директоры Александр Борисов уку программалары һәм перспективалар турында республика дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинга һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗиповка сөйләде. 

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов техник прогрессны яхшы мәгънәдә пандемия белән чагыштырды:

- Катнашучыларга югары стандартларга ирешүләрен телибез! Техник алгарыш зур адымнар белән алга бара. Яхшы мәгънәдә, бу тормышыбызның барлык өлкәләренә үтеп керә һәм барлык һөнәрләрнең бер өлешенә әверелә торган үзенә күрә цифрлы пандемия. Аны туктатырга кирәкми, киресенчә, аңа ярдәм итәргә кирәк. Бүгенге чара моның төрле яшьтәге кешеләр өчен никадәр мөһим һәм кызыклы булуын күрсәтә. Һәм бүген бу барыбызга да кирәк булга социаль процесс!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International