Мәгариф өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) нәтиҗәләре буенча 2021 елның III кварталына мәгълүмат

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

2021 елның III кварталына планлы тикшерүләр үткәрү планнары нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты (алга таба - Департамент) тарафыннан республиканың 6 муниципаль районында эшчәнлек алып баручы мәгариф оешмаларына карата 163 планлы тикшерү уздырылды.
163 тикшерүнең:
- Гомуми белем бирү оешмаларында 34 тикшерү (III кварталда тикшерүләрнең гомуми санының 20,8%), 
- мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында 110 тикшерү (67,4%).
- урта һөнәри белем бирү учреждениесендә 1 тикшерү (0,6%) 
- өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 14 тикшерү (8,5%), 
- башка мәгариф оешмаларында 4 тикшерү (2,4%).
163 тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законнарын бозу ачыкланган һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 163 оешмага (III кварталда тикшерүләрнең гомуми саныннан 100%) күрсәтмәләр бирелгән.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законнның «Профилактик визитлар» 52 маддәсе, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2021 елның 25 июнендәге 997 номерлы карары белән расланган мәгариф өлкәсендәге федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) турындагы нигезләмәнең 21-25 пунктлары нигезендә 2021 елның августыннан профилактик визитлар уздырыла. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының «2021 елның 2 яртыеллыгында мәҗбүри профилактик визитлар уздыру турында» 2021 елның 3 августындагы № под-1920/21-Д номерлы боерыгы нигезендә 2021 елның 2 яртыеллыгында мәҗбүри профилактик визит уздырылырга тиешле контрольдә тотучы затлар исемлеге расланды.
Барлыгы 39 профилактик визит планлаштырылган. 
Шулардан: 
- августта 10, шуның 8 уздырылган;
- сентябрьдә 11, шуның 10 уздырылган;
- октябрьдә 8, шуның 4 уздырылган.
Профилактик визитны кире кагу турында 7 мөрәҗәгать алынган. 
2021 елның 3 кварталында Департаментның вазыйфаи затлары ачыкланган хокук бозулар фактлары буенча РФ КоАП 19.20 маддәсенең 3 өлеше буенча 2 административ эш кузгатылган, 1 эш – РФ КоАП 19.20 маддәсенең 1 өлеше буенча, 1 эш – РФ КоАП 19.7 маддәсе буенча.
Административ хокук бозулар турында барлык 4 беркетмә дә юридик затларга карата төзелгән (1 - ЧПОУ, 1 - ДПО, 1 - җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 1 - МБДОУ).
 Моннан тыш, бирелгән күрсәтмәләрне карау барышында Департаментның вазыйфаи затлары тарафыннан РФ КоАП 19.7 маддәсе буенча административ хокук бозулар турында 5 беркетмә, РФ КоАП 19.5 маддәсенең 1 өлеше буенча 9 беркетмә кузгатылды.
2 беркетмә вазыйфаи затларга карата (балалар бакчасы мөдире), 12 – юридик затларга (2 - МБУДО, 1 - җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2 - ГАПОУ, 5 - МБОУ, 1 - МБДОУ, 1 - МКУ) карата төзелгән.
ДЙА оештыру һәм үткәрүне контрольдә тоту кысаларында РФ КоАП 19.30 маддәсенең 4 өлеше буенча 9 беркетмә төзелгән. Беркетмәләр дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның төп чорында җибәрелгән хокук бозулар фактлары буенча төзелгән (элемтә чараларыннан файдалану, КИМ алып чыгу, шпаргалкалар куллану).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International