Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тәкъдиме белән 2021 елның 30 сентябрендә РЦМКО базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырыш эше статс-секретарь – мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесенең урынбасары С.М.Рукавишников, хокук саклау органнары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, җәмәгать оешмалары, мәгариф һәм һөнәри белем бирү оешмалары муниципаль органнары җитәкчеләре катнашында узды.
Татарстан мәгариф системасында коррупциягә каршы көрәш илкүләм планын гамәлгә ашыруга багышланган доклад белән министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов чыгыш ясады. Үзенең докладында ул республика мәгариф системасының «коррупцион авыру нокталары» турында сөйләде һәм коррупцион факторларны булдырмауны ассызыклады.
Статс-секретарь - Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Сергей Рукавишников белем бирү эшчәнлеген дәүләт регламентациясе өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу һәм мәгариф өлкәсендә коррупцияне кисәтүнең хокукый механизмнары турында сөйләде.
«Югары белем бирү өлкәсендә коррупциягә каршы көрәшнең норматив-хокукый базасын камилләштерү (КФУ мисалында)» темасына Казан университетының гомуми мәсьәләләр буенча проректоры Ришат Гузейров чыгыш ясады. Коррупциягә каршы тору өлкәсендә КФУның уңай тәҗрибәсе башка югары уку йортлары өчен дә, РФ Югары белем һәм фән министрлыгы өчен дә файдалы.
Равия Бәдертдин кызы Шрша, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире, башкарылган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрне һәм коррупциягә каршы белемне үстерүнең мөһимлегенә басым ясады.
Йомгаклап ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һәдиуллин билгеләп үткәнчә «коррупциягә каршы көрәш әлеге кискен һәм масштаблы проблемаларны хәл итүгә гражданнарны киң җәлеп итү нигезендә генә уңышлы булырга мөмкин. Бүген коррупциягә каршы дәүләт оешмаларыннан тыш, барлык уку йортларының, коммерцияле булмаган оешмаларның, иҗтимагый палаталарның һәм советларның, иҗтимагый берләшмәләрнең, инициатив төркемнәрнең һәм аерым активистларның әлеге проблеманы юкка чыгару буенча системалы эш алып бару өчен берләшүе һәм үзара хезмәттәшлеге кирәк.
Шул ук вакытта безнең Сезнең белән көндәлек эшебез, Сезнең белән безнең нәтиҗәләр һәм гамәлләр - төрле коррупция күренешләренә каршы тору моделен камилләштерүдә иң яхшы аргумент».