Ата-аналарның акчасына парталар сатып алу мәсьәләсе буенча шикаятьне тикшерү

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Департаментка Питрәч муниципаль районының бер мәктәбендә укучыларның ата-аналары парталарны ата-аналар акчасына сатып алу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьне карау барышында Питрәч муниципаль районы мәгариф бүлеге тарафыннан тикшерү үткәрелде, аның нәтиҗәсендә мәктәпнең тулы күләмдә парталар белән тәэмин ителүе ачыкланды. Мәктәп җиһазларын яңарту максатыннан ата-аналар җәмәгатьчелеге мәктәпкә хәйрия ярдәме күрсәткән (10 данә мәктәп партасы, 20 данә урындык). Бүләкләү процедурасы мәктәп милкенә натураль форма рәвешендә башкарылган. Ирекле иганә - физик заттан матди кыйммәтләрне кабул итү законнар нигезендә рәсмиләштерелгән. 
Департамент тарафыннан мәктәпкә мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International