СИЦ җәмәгать онлайн-күзәтүчеләрен укыту

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Рособрнадзор тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде, анда барлык таләпләр, шул исәптән җәлеп ителә торган студентларның белем бирү юнәлеше дә исәпкә алынган. Объективлыкны тәэмин итү, шулай ук ДЙА процедурасын үткәрү тәртибен үтәү өчен, иҗтимагый күзәтүчеләр сыйфатында югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары җәлеп ителәчәк. 2021 елның 26 апреленнән СИЦ өчен җәмәгать күзәтүе системасының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибен бозу куркынычын киметү максатында онлайн-күзәтүчеләрне укыту башланды. Укыту кысаларында тыңлаучылар 2021 елда ДЙА уздыру процедурасы турында гомуми мәгълүмат һәм җәмәгать күзәтүен гамәлгә ашыру буенча методик тәкъдимнәр белән танышачак, укыту нәтиҗәләре буенча йомгаклау тесты узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International